Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү өлкәләрендә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә ирекле файдаланылырга тиешле мәгълүматны вакытында ачу зарурлыгы турында искәртә.
Ачылырга тиешле мәгълүматның составы, аны тапшыру тәртибе, сроклары һәм ешлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең түбәндәге карарлары белән расланган мәгълүмат ачу стандартларында билгеләнгән:
- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә -
«Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында» 17.01.2013 № 6;
- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә – «Җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның, җылылык челтәрләре оешмаларының һәм җайга салу органнарының мәгълүмат ачу стандартлары турында» 05.07.2013 № 570;
- каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә – «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында» 21.06.2016 № 564.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмаларга мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә җайга салынулы оешманың җайга салуның чирттагы исәп-хисап чорына каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә чик дәрәҗә тарифлар билгеләү турындагы тәкъдиме турында FAS.JKH.OPEN.INFO.REQUEST.TKO шаблоны форматында мәгълүмат ачарга кирәк (мәгълүмат ачу срогы – каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә чик дәрәҗә тарифлар билгеләү турындагы гариза тапшырылган көннән башлап 10 календарь көне).
Каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторлары, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан табигый монополия субъектларының җайга салынулы эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуның билгеләнгән стандартларын бозу Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.8.1 статьясының 1 өлеше нигезендә вазыйфаи затларга – биш мең сумнан егерме мең сумга кадәр; юридик затларга йөз мең сумнан биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.
Элегрәк шундый ук административ хокук бозган өчен административ җәзага тартылган вазыйфаи зат тарафыннан кабат административ хокук бозылуы бер елдан өч елга кадәрле срокка квалификациясеннән мәхрүм итүгә китерә.
Мәгълүмат хаты: 31.08.2020 № ЛХ-27/3950/2020.