Татарстан АССР Министрлар Советының 1982 елның 15 декабрендәге 664 номерлы карары

2020 елның 29 августы, шимбә

ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгы совхозларында, ТАССР Дәүләт авыл хуҗалыгы техникасы дәүләт комитеты оешмаларында һәм предприятиеләрендә торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр һәм тарифлар куллану буенча законнар үтәлеше турында.

 

         ТАССР Бәяләр буенча дәүләт комитеты тарафыннан бәяләр буенча үткәрелгән тикшерү материалларын карау нәтиҗәсендә, ТАССР Министрлар Советы билгеләп узганча, ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм ТАССР Дәүләт авыл хуҗалыгы техникасы дәүләт комитеты тарафыннан ведомство карамагындагы совхозларда, берләшмәләрдә, бүлекчәләрдә һәм предприятиеләрдә торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр һәм тарифлар куллану буенча законнар үтәлешен тәэмин итү буенча эш башкарылган.

        Суүткәргечләр һәм канализация хезмәтләренә билгеләнгән тәртиптә тарифлар расланмаган, шулай ук койка тибындагы тулай торакларда яшәүчеләр өчен түләү күләме расланмаган.

       Тикшерелгән 52 совхозның 33ендә сыекландырылган газ халыкка югары бәяләрдән сатылган. Кайбер совхозларда койка тибындагы тулай торакларда урыннардан файдаланган өчен законсыз тарифлар кулланылган, халык белән фатир түләве буенча исәп-хисап ясаганда дөрес булмаган ставкалар кулланылган һәм үзәк җылылык өчен нигезсез тарифлар кулланылган, коры көнкүреш чүп-чарын чыгарган өчен халыктан түләү законсыз алынган.

Татарстан АССР Министрлар Советы карар чыгарды:

          1.  ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм ТАССР Дәүләт авыл хуҗалыгы техникасы дәүләт комитетына совхозлар, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләренә түбәндәгеләрне йөкләргә:

        - 1983 елның 1 июненә кадәр билгеләнгән тәртиптә расланган тарифлары булмаган коммуналь хезмәтләргә бәя һәм тариф проектларын ТАССР Дәүләт комитеты аша ТАССР Министрлар Советына раслау өчен тәкъдим итәргә; 

        - халыкка совхозлар, оешмалар һәм предприятиеләр тарафыннан күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрне һәм тарифларны куллануның дөреслегенә даими контроль ясарга;

         - коммуналь хезмәтләргә бәяләр һәм тарифлар буенча дәүләт дисциплинасын бозу фактларын билгеләгәндә совхозлар, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләрен, шулай ук бу хокук бозуларга юл куйган хезмәткәрләрне катгый җаваплылыкка тартырга.

       2. Махсуслаштырылган берләшмәләр һәм трестлар совхозларында ТАССР Бәяләр буенча дәүләт комитеты тарафыннан бәяләр буенча үткәрелгән тикшерүләрнең коммуналь хезмәтләргә бәяләрне һәм тарифларны раслау һәм куллануда шундый ук хокук бозулар билгеләнүен исәпкә алып, ведомство карамагындагы совхозларда һәм хуҗалыкларда коммуналь хезмәтләргә бәяләрне раслау һәм куллану өлешендә бәяләрнең дәүләт дисциплинасын ныгыту мәсьәләләре буенча Партия һәм Хөкүмәт карарларын үтәү буенча җитәкчеләргә өстәмә чаралар күрүне йөкләргә.

 

Тэги: ТАССР100ел
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International