Инвестиция программаларын гамәлгә ашыруга мониторинг кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты инвестиция программасы үтәлешен карау өчен «ТГК-16» АҖ филиалы – Казанның ҖЭҮ-3 предприятиесенә барып кайтты.
«ТКГ-16» АҖ һәм Казан ҖЭҮ-3 вәкилләре белән бергә гамәлдәге җылылык белән тәэмин итү объектларын реконструкцияләү эшләре каралды, шулай ук химия лабораториясе һәм метрология хезмәте өчен сатып алынган җиһазлар күрсәтелде.