Бүген ВКС режимында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт белән 2021 елга җылылык энергиясе җитештерүнең һәм аның белән тәэмин итүнең җыелма фараз балансы параметрлары турында, шулай ук катнаш режимда җитештерелә торган җылылык энергиясенә (егәрлек) тарифларның чик минималь һәм максималь дәрәҗәләрен билгеләү мәсьәләсе буенча фикер алышу мәсьәләсендә киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Электр энергетикасы контроле идарәсе башлыгы урынбасары Елена Цышевская үткәрде.
Татарстан Республикасы ягыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова катнашты.