Дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

      Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы узды. Киңәшмәдә «ЕРЦ-«Татэнергосбыт» ҖЧҖ, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «ТР МК каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе, Муниципаль берәмлекләр советы, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Азнакай, Сарман һәм Спас муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары катнашты.

     «ЕРЦ-«Татэнергосбыт» ҖЧҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүләр җыю турында хәбәр итте.

     Төбәк операторлары халык арасында үткәрелә торган мәгълүмати-аңлату эшләре турында хисап тотты. «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ вәкиле хәбәр иткәнчә, узган ял көннәрендә Казанда экологик «Чиста уеннар» узган. Бер үк вакытта Константиновка бистәсендә, Рус-Алман Швейцариясендә, Казансу елгасының Гаврилов урамы буенча һәм «Кырлай» паркы артындагы яры буенча бер сәгать эчендә барлыгы 1,5 тонна калдык җыелган. Квест-уеннарда калдыкларны җыю һәм чыгару өчен контейнерлар «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ ТР көнбатыш зонасы буенча төбәк операторы тарафыннан оештырылган.

      ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖнең төрле яклап һәм уңышлы эшләвен билгеләп үтте.

      «Муниципалитетларны һәм «Гринта» ҖЧҖен «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ эшенә кушылырга өндим. Уен формасында үткәрелә торган мәгълүмати-аңлату эше бик нәтиҗәле. Уртак эш тагын да нәтиҗәлерәк булачак», – диде Лилия Борисова.

      ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина төбәк операторларының инвестиция программалары проектларындагы кисәтүләрне тиз арада бетерү кирәклеген күрсәтте.

        Муниципаль башкарма комитетларның вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге үзгәрешләр турында хисап тотты. Азнакай районы башкарма комитеты вәкиле хәбәр иткәнчә, чүп-чар график нигезендә чыгарыла. Әмма районда проблемалар да бар: берничә авыл җирлегендә керү юллары юк, Әгер һәм Благодатное авылларындагы күперләр авария хәлендә. Сарман районында җиһазландырылган контейнер мәйданчыклары юк. Спас районында 500дән артык контейнер һәм бункер җитми.

       Лилия Борисова башкарма комитетларның җитәкчеләренә һәм төбәк операторларына калдыклар белән эш итү буенча территориаль схеманы үтәү кирәклеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International