Татарстан АССР Министрлар Советының 1981 елның 13 июлендәге 398 номерлы карары

2020 елның 23 августы, якшәмбе

        РСФСР Министрлар Советының «РСФСР сәнәгатендә күпләп сату бәяләрен һәм тарифларны камилләштерү турында» 1979 елның 7 сентябрендәге 455 номерлы карарын үтәү йөзеннән, ТАССР Министрлар Советы КАРАР ЧЫГАРДЫ:

         1. «ТАССР торак-коммуналь хуҗалыгы системасының берләшкән котельнялар һәм җылылык челтәрләре коммуналь предприятиеләреннән җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифлар» дигән № 09-02-01-КН прейскурантны расларга һәм 1982 елның 1 гыйнварыннан башлап гамәлгә кертергә.

         2. ТАССР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына берләшкән котельнялар һәм җылылык челтәрләре предприятиеләрен, шулай ук торак оешмаларын халыкка һәм башка кулланучыларга фатирларны һәм торак биналарны җылытуга җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны куллану тәртибе турында методик күрсәтмәләр белән тәэмин итәргә.

       Шулай ук № 09-02-01-КН прейскурант җылылык энергиясенә тарифларны куллану буенча гомуми күрсәтмәләр белән дә тулыландырылды. № 09-02-01-КН прейскурантка карата гомуми күрсәтмәләрдә аның кайсы предприятиеләрнең җылылык энергиясенә кагылуы, тарифка җылылык энергиясендәге кайсы сарыфларның кертелгән булуы, кулланучыларга ни рәвешле белдерелүе турында аңлатылган иде. Прейскурант шулай ук кулланучылар төркемнәренә бүленгән һәм 40-45* температуралы кайнар суны кулланучылар өчен ташлама күздә тоткан иде.

        Прейскурантта кулланучыларның түбәндәге төркемнәре буенча җылылык энергиясенең 1 Гкал/сум өчен дифференциацияләү каралган иде:

         1. Төркем – ул сәнәгать предприятиеләре, дәүләт, кооператив, иҗтимагый һәм башка оешмалар һәм учреждениеләр.

         Иң түбән бәя Лениногорскидагы берләшкән котельнялар предприятиесе өчен 7,20 сум/Гкал күләмендә күздә тотылган.

         Иң югары бәя Актаныш җылылык электр челтәре өчен – 21,85 сум/Гкал.

           2.  Төркем – ул, кайсы ведомствога каравына бәйсез рәвештә, хуҗалык исәп-хисап торак оешмалары, шулай ук, ТАССР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм ТАССР Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгы системасы мунчалары, кер юдырту һәм душ павильоннары.

             Иң түбән бәя Бөгелмәнең берләшкән котельнялар һәм җылылык челтәрләре предприятиесе өчен 2,35 руб/Гкал күләмендә күздә тотылган.

         Иң югары бәя Алексеевск җылылык челтәрләре предприятиесе өчен – 7,40 сум/Гкал.

           Моннан тыш, № 09-02-01-КН прейскурант тарифлары халык белән торак исәп-хисап оешмаларының исәп-хисапларына кагылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International