Яр Чаллы шәһәрендә «Татэнерго» АҖ тарафыннан җылылык белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

       Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә 2021 елга Яр Чаллы шәһәрендә җылылык энергиясе бәясе мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.  Киңәшмәдә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, «Татэнерго» ААҖ, «ТСЗВ» ҖЧҖ вәкилләре катнашты. 
       ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына Яр Чаллы шәһәре сәнәгать зонасы кулланучыларыннан җылылык энергиясенә югары тарифлар мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьләр килә.  Сәбәпләрнең берсе: «ТСЗВ» ҖЧҖ челтәрләрендә җылылык югалту дәрәҗәсенең югары булуы.  Проблеманы хәл итү вариантлары: кулланучыларны индивидуаль җылыту чыганакларына күчерү яки бердәм җылылык белән тәэмин итүче оешманың эш итү зоналары күчкәндә эшне өстәмә көйләп бетерү. 
      Лилия Борисова Башкарма комитетка киләсе киңәшмәгә кулланучылар буенча аналитик хисап әзерләргә, газ белән тәэмин итү егәрлеген ачыкларга һәм планлаштырылган кертемнәрнең нәтиҗәлелеген исәпләргә кушты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International