Коммуналь челтәрләргә тоташтыру: кагыйдәләрдә, исәпләмәләрдә һәм процедуралардагы яңалык: 15 сентябрьдә гамәли вебинар булачак

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

       2020 елда челтәр оешмалары һәм мөрәҗәгать итүчеләр арасында коммуналь челтәрләргә тоташтырганда үзара хезмәттәшлек итү кагыйдәләре шактый үзгәрә: стандартлаштырылган яңа тариф ставкалары раслана, техник шартлар бетерелә, «электрон» тоташтыру кертелә, ташламалы шартларда һәм турыдан-туры техник тоташтыру тәртибе һәм процедуралары үзгәрә, файдаланылмый торган егәрлекне яңадан бүлүнең яңа механизмнары үз көченә керә, тоташтыру өчен документларның типлаштырылган яңа формалары раслау өчен әзерләнә. 
        Белгечләрне актуаль мәгълүмат һәм экспертлар киңәшләре белән тәэмин итү өчен «Кодекс» консультация үзәге 2020 елның 15 сентябрендә «Коммуналь челтәрләргә тоташтыру: кагыйдәләрдә, исәпләмәләрдә һәм процедуралардагы яңалык» дигән россиякүләм гамәли вебинарның онлайн-трансляциясен оештыра. 
       Тулырак мәгълүмат http://www.gkh-kodeks.ru/ сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International