ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыйров рәислегендә видеоконференция режимында республиканың бакчачылык, яшелчәчелек коммерциясез ширкәтләрендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова катнашты.
Бакчачылар каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча кайбер проблемаларга тукталды. ТР Бакчачылар берлеге вәкиле хәбәр иткәнчә, бакчачылар үз инициативасы белән чүп-чарны аерым җыя башлаган. Әмма пластик чүп чыгарырга теләүчеләр юк. Янгынга каршы режим кертелү сәбәпле, участокларда үлән һәм ботакларны яндырырга ярамый, контейнерларга ташларга туры килә. Бакчачылар мондый калдыкларны эшкәртү өчен компост станциясе булдырырга тәкъдим итте.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова киңәшмәдә катнашучыларга чәршәмбе көннәрендә Дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы узуы турында хәбәр итте һәм әлеге штабның көн тәртибенә бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерциясез ширкәтләренең проблемалы мәсьәләләрен карап тикшерүгә кертергә тәкъдим итте. Киңәшмәдә катнашучылар әлеге инициативаны хуплады.