ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының баланс комиссиясе утырышында Зеленодольск муниципаль районында пассажирлар йөртүгә тарифлар турында фикер алыштылар

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы видеоконференция режимында чираттагы баланс комиссиясе утырышын үткәрде.  Киңәшмәдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының сәнәгать булмаган тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Денис Хәмидуллин катнашты.

      Баланс комиссиясе утырышында Зеленодольск муниципаль районының Министрлык карамагындагы предприятиеләре: «Экспресс» ҖЧҖ, «Пригород» ҖЧҖ, РТК ҖЧҖ, «Транспорт-логистика компаниясе» ҖЧҖ эшчәнлеге каралды.

    ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына даими рәвештә пассажирлар һәм багаж йөртүгә тарифлар билгеләү турында тәкъдим алынды. Гариза каралды, оешмага кисәтүләр җибәрелде. Билгеләнгән вакыт эчендә әлеге кисәтүләрнең бетерелмәвенә бәйле рәвештә, гариза кире кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International