ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы видеоконференцэлемтә режимында электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программаларының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды . Киңәшмәдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром катнашты.
Киңәшмәдә ТКХ өлкәсе предприятиеләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган инвестиция программаларының нәтиҗәлелеге, Татарстанда гамәлдә булган тарифларның структурасы, электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программаларын гамәлгә ашыру кысаларында «Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм фонды» дәүләт корпорациясеннән федераль акча җәлеп итү турында фикер алыштылар.