Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе булды

2013 елның 11 феврале, дүшәмбе

2013 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының утырышлар залында “Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2012 елдагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлары турында” Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе булып узды. Коллегия утырышында Татарстан республикасы министрлыклары, ведомстволары, иҗтимагый оешмалар, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Рәисе Зарипов Марат Рифгат улы доклад белән чыгыш ясады:

“2012 елда 5804 тариф карары, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә хезмәт күрсәтүче коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүләренә билгеләнгән тарифларны максималь дәрәҗәдә ихтимал үзгәртүнең чама белән 1300 индексы; Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре буенча торакка һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүләргә түләүнең төбәк стандартларының 50 000гә якын күрсәткече  кабул ителде.

Дәүләт комитеты тарафыннан тарифлар билгеләнгәндә, оешмаларның фәкать икътисадый нигезләнгән чыгымнары гына исәпкә алына. 2012 елда тарифларны дәүләти җайга салудан гомуми икътисадый нәтиҗә, ягъни Дәүләт комитеты тарафыннан дәүләти җайга салына торган оешмаларның тәкъдимнәре белән үткәрелгән тариф кампаниясе  нәтиҗәләре буенча Дәүләт комитеты раслаган күрсәткечләр арасындагы аерма 14 474, 873 миллион сум тәшкил итте.

2012 ел Дәүләт комитеты өчен аралаш субсидияләүне бетерү елына әйләнде. Җылылык энергиясенә, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу тарифларында һәм өлешчә электр энергиясенә тарифларда аралаш субсидияләү тулысынча бетерелде: тәүлекнең ике зонасы буенча дифференциацияләнгән тарифлар федераль законга туры китерелде (халык өчен электр энергиясенә тарифлар, элеккечә үк, икътисадый нигезләнмәгән тарифлар булып тора, әмма алар Федераль тарифлар хезмәте карарлары кысаларында кабул ителде).

2012 елда төп карарларның берсе – катнаш эшләп чыгарыла торган җылылыкка аралаш субсидияләүне юкка чыгару. Республикада катнаш субсидияләү дигән әйбернең үз тарихы бар. Ул газга тарифларның ел саен артып торуы һәм халык өчен тарифларның үсешен тоткарлау сәбәпле хәлләрне елдан-ел кискенләштерә барды. Шулай итеп, 2011 елда гына да халык тарафыннан җылылык энергиясенә түләп  бетерелмәгән сумма  чама белән 4,5 миллиард сум тәшкил итте, ягъни халык өчен сәнәгать предприятиеләре түләде, бу хәл, әлбәттә инде, аларның көндәшлеккә сәләтенә “сукмый” калмады.

2012 елның 1 сентябреннән катнаш эшләп чыгарылган җылылык энергиясенә тариф барыбыз өчен дә бер төрле итеп – 1271 сум/Гкал (“Таттеплосбыт” ААҖ) күләмендә билгеләнде, халык өчен тариф ике тапкырдан күбрәккә артты, шуның хисабына җылылык энергиясенә (кайнар судагы) тарифлар кимеде:

– җылылык челтәреннән кулланучылар өчен элегрәк билгеләнгән тарифка карата 9,8 процентка – 1408,59 дан 1271,00 сум/Гкал га кадәр;

– коллекторлардан кулланучылар өчен 32 процентка – 964,67 дән 657,99 сум/Гкал га кадәр.

Җылылык энергиясен эшләп чыгаруга һәм тапшыруга тарифлар үзгәрмәде, фәкать кулланучылар төркемнәре арасында тарифларны бүлешү генә булды.

Халык арасында социаль киеренкелеккә юл куймау максатыннан чыгып 115 процентлы максималь үсеш белән дифференциацияләмичә, 2013 елга халык өчен табигый газга бердәм бәя расланды (25.12.2012 ел, №4-4/э карар нигезендә).

Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуга килгәндә, елына 2 миллион кв. метр күләмендә торак мәйданы һәм социаль максаттагы объектлар файдалануга тапшырылса да, хезмәт күрсәтүләр бәясе кимү күзәтелә.

Су белән тәэмин итүгә тарифлар нибары 105% лы үсеш белән, ташландык суларны агызу буенча – 107,3% лы үсеш белән кабул ителде (Федераль тарифлар хезмәте Татарстан Республикасы өчен максималь дәрәҗәдә күләмне 107,6% итеп билгеләсә дә).

Моңа энергияне сак тоту чаралары хисабына  ирешелде, чөнки хезмәт күрсәтүнең үзкыйммәте структурасында электр энергиясенә чыгымнарның өлеше түбәндәгечә тәшкил итә: суны өстән генә җыйганда – 18%, су белән тәэмин итүнең җир асты чыганаклары белән – –34 % ка җитә.

 Дәүләт комитеты шулай ук электр һәм җылылык челтәрләренә тоташу өчен түләүне билгели.

Россия Федераль тарифлар хезмәте электр челтәрләренә технологик тоташу өчен түләү күләмен билгеләү буенча яңа методик күрсәтмәләрне раслау (Федераль тарифлар хезмәтенең 11.09.2012 ел, №209-э/1 боерыгы) сәбәпле, Дәүләт комитеты түләү ставкаларын һәм стандартлаштырылган тариф ставкаларын яңадан карады (25.12.2012, №6-33/тп Дәүләт комитеты карары), киметү ягына таба,  чыгымнарны киметү һәм түбәндәге чаралар исемлеген кыскарту хисабына:

–һава электр тапшыру линияләрен төзүгә ставкалар 9дан 36 процентка кадәр киметелде;

– траншеяга кабель линияләрен салу өчен ставкалар 21 дән 39 процентка кадәр киметелде;

– кече һәм уртача эшмәкәрлек субъектлары өчен подстанцияләр төзүгә ставкалар 15-40 процентка кадәр киметелде.

Бу мөрәҗәгать итүченең үзенә бирелгән техник шартларда күздә тотылган чаралар өчен генә түләве хисабына мөмкин булып әверелде. Элегрәк гамәлдә булып килгән тәртип нигезендә исә технологик тоташуга тариф бердәм ставка  (аңа барлык “соңгы миль” чаралары буенча егәрлек берәмлегенә чыгымнар, ягъни барлык заявкалар буенча уртача чыгымнар керде) буенча исәпләнелә иде.

Дәүләт комитеты шулай ук социаль һәм сәнәгать булмаган өлкәдә 11 юнәлешне җайга салды. Дәүләт комитеты 2012 елда беренче тапкыр һөнәри белем бирү учреждениеләре өчен азык-төлеккә өстәмә хакларның бердәм күрсәткечләрен билгеләде.

Ел саен социаль һәм сәнәгать булмаган өлкә предприятиеләренең (республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә һөнәри белем бирү учреждениеләре каршындагы 83 җәмәгать туклану предприятиесе, 2 зур БТИ предприятиесе (“Ростехинвентаризация” ФГУП һәм БТИ РГУП), 46 кадастр предприятиесе, “Лес” ГБУның халыкка утын сата торган 34 аерым подразделениесе, 300 дән артыграк аптека, балалар ризыгын сата торган 37 зур сәүдә челтәре һәм предприятиесе һәм 60 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе) финанс-хуҗалык эшчәнлегенә мониторинг үткәрелеп килә. Аның нәтиҗәләре шуны күрсәтә: әлеге өлкә предприятиеләре тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр күләме шактый ук арткан, хезмәт күрсәтүләрнең үзкыйммәте структурасында сатып алына торган ягулык-энергетика ресурслары зур булмаган өлешне алып торганлыктан, гамәлдәге хезмәт күрсәтүләр бәяләре предприятиеләргә үзләренең эшчәнлеген зыянсыз алып бару һәм хезмәткәрләрен республика буенча уртача күләмдәге хезмәт хакы белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә, ягъни аларның бәяне арттыруга икътисадый алшартлары юк, дигән сүз.

Шул сәбәпле, шулай ук әлеге хезмәт күрсәтүләрнең Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен социаль әһәмиятле хезмәт күрсәтүләр булып торуларыннан чыгып, бу өлкәдә тарифлар һәм өстәмә хаклар күләмнәре элеккечә калды”.

 

Шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фролов Алексей Михайлович “Татарстан Республикасы коммуналь предприятиеләренең инвестицион эшчәнлеге” дигән доклад белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Баһманов Хәмзә Абзал улы Татарстан Республикасында энергетиканы үстерү перспективалары, җылылык һәм электр энергиясе катнаш эшләп чыгарыла торган Татарстан Республикасы торак пунктларында җылылык белән тәэмин итүче тармак предприятиеләрен реформалау турында сөйләде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Галиев Марат Һади улы Татарстан Республикасында тарифларны дәүләти җайга салуның әһәмияте турында нотык тотты. Коллегияне “Татэнергосбыт” ААҖ директоры Сөләйманов Рифнур Хәйдәр улы “Электр энергиясенә (егәрлек) ахыргы бәяне формалаштыру мәсьәләләре. Төп яңалыклар һәм фаразлар” дигән темага доклад белән төгәлләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International