ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының баланс комиссиясе утырышында катнашты

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

    Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының видеоконференцэлемтә режимында узган баланс комиссиясе утырышында катнашты. 
    Утырышта Яр Чаллы шәһәренең транспорт предприятиеләре эшчәнлеге каралды. Пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче компанияләрнең вәкилләре юл бәясен арттыру турында үзләренең гаризаларын карау барышы турында кызыксынды. 
    ««Пассажирские перевозки» ҖЧҖ һәм «Электротранспорт» ҖЧҖ предприятиеләре гаризалар тапшырды, ләкин кисәтүләр бар. Әлеге кисәтүләрне бетермичә генә пассажирлар йөртүгә яңа тарифлар кабул итеп булмый», -  дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International