Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу процессының үтә күренмәле һәм нәтиҗәле булу дәрәҗәсен арттыру, шулай ук тариф карарларын кабул итү вакытларын киметү максатларында, Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының тарифларын фаразлауның һәм анализлауның бердәм мәгълүмат-аналитика системасы аша, мәгълүматның электрон чыганакларында, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының электрон документлар әйләнеше буенча «Электрон Хөкүмәт» бердәм ведомствоара системасы аша тарифларны җайга салу өлкәсендә юридик әһәмияткә ия булган бәя (тариф) гаризасын электрон рәвештә тапшыруга күчәргә тәкъдим итә.
Шуңа бәйле рәвештә, Дәүләт комитеты тарафыннан бәяләр (тарифлар) билгеләү турында гаризаны, эшчәнлек алып бару программасын (кирәкле тулай керем исәпләмәсен), шулай ук электрон санлы имза белән таныкланган нигезләү документлары комплектын Дәүләт комитеты сайтында «Тариф кампаниясе» бүлегендә урнаштырылган шаблоннар форматында ТР Бердәм мәгълүмат-аналитика системасы тапшыру тәртибе каралган.
Әлеге ысулны куллану материаллар әзерләүгә һәм тарифларны җайга салу органнары белән үзара хезмәттәшлек итүгә вакытлыча һәм матди чыгымнарны киметүгә китерәчәк.
Шунысын да билгеләп үтик: Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм Россия Федерациясе субъектларының дәүләт тарафыннан тарифларны җайга салу өлкәсендә башкарма хакимият органнары (алга таба – җайга сала торган органнар) тарафыннан электр энергиясенә (егәрлегенә) һәм электр энергиясен (егәрлеген) күмәртәләп һәм ваклап сату базарларында күрсәтелә торган хезмәтләргә бәяләрне (тарифларны) һәм (яки) аларның чик дәрәҗәләрен билгеләүгә бәйле мәсьәләләрне карау процедурасын билгели торган Бәяләр (тарифлар) һәм (яки) аларның чик дәрәҗәләрен билгеләү турындагы гаризаларны теркәү, аларны карауга алу һәм карауга алудан баш тарту тәртибен күздә тоткан бәяләр (тарифлар) һәм (яки) аларның чик дәрәҗәләрен билгеләү регламентының (алга таба – Регламент) 10 пункты нигезендә документлар кәгазьдә һәм электрон рәвештә кабул ителә.