«Россия электр энергетикасы оешмаларының нәтиҗәле эше һәм үсеш перспективалары» IV Бөтенроссия гамәли семинары

2020 елның 14 августы, җомга

2020 елның 15-16 октябрендә Мәскәүдә «Управление ЖКХ» мәгълүмат порталы тарафыннан оештырылган «Россия электр энергетикасы оешмаларының нәтиҗәле эше һәм үсеш перспективалары» IV Бөтенроссия гамәли семинары булачак.

Чара пандемиягә бәйле хәл аркасында тармактагы үзгәрешләр һәм йогынтылар, электр энергетикасы өлкәсендә контроль-күзәтчелек органнары регламентлары һәм таләпләре белән эшләү практикасын тәкъдим итү ягыннан законнарның иң актуаль аспектларын һөнәри өйрәнүгә юнәлтеләчәк.

Семинарның төп темалары:

- Электр энергиясен интеллектуаль исәпкә алу;

- Электр челтәрләренә технологик тоташтыру;

- Ягулык-энергетика комплексы дәүләт мәгълүмат системасы;

- Тармакта тарифларны җайга салу. Монополиягә каршы контроль;

- Челтәр куәте резервын түләү;

- Электр энергиясен тулысынча һәм/яки өлешчә чикләү кагыйдәләре;

- Бизнес-уен.

Гамәли семинар шулай ук практик эшкә бәйле хәлләрне җентекләп тикшерүгә, иң нәтиҗәле чишелешләрне ачыклауга һәм белгечләрдә, илнең төрле төбәкләрендә чараларны тормышка ашыру үзенчәлекләрен исәпкә алып, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүнең яңа күнекмәләрен формалаштыруга багышланган бизнес-уеннарны да программага кертә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International