Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы узды.
Штаб эшендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- «Татэнергосбыт» АҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүләр җыю турында чыгыш ясады;
- Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә суд тәҗрибәсе һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү буенча кулланучылар арасында мәгълүмат җиткерү-аңлату эшләре алып бару турында «Гринта» ҖЧҖ һәм «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ җитәкчеләре чыгыш ясады.
Шулай ук киңәшмә барышында Саба, Менделеевск һәм Зәй муниципаль районнары Башкарма комитеты җитәкчеләре һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе (Росприроднадзор) вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисап тотты.