2020 елның 13-15 октябрендә Кырым Республикасында, Ялта шәһәрендә «2020 елда тарифларны җайга салу һәм 2021 елга дәүләти җайга салу органнары бурычлары» дигән темага Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узачак.
Чара кысаларында федераль дәрәҗәдә һәм РФ субъектлары дәрәҗәсендә тарифларны җайга салу буенча функцияләрне гамәлгә ашыруны координацияләү һәм санлы трансформацияне җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Чараның төп темасы – «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру.
Чарада Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте, федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары, җайга салынулы оешмалар һәм эксперт җәмәгатьчелеге җитәкчеләре һәм белгечләре катнашачак, алар тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салуның актуаль мәсьәләләре буенча докладлар һәм хәбәрләр белән чыгыш ясаячак.
Катнашу өченwww.itc.fas.gov.ru. сайтында теркәлергә һәм Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе турында тулырак мәгълүмат белән танышырга мөмкин.