Инвестиция программаларын гамәлгә ашыруга мониторинг кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, «Казэнерго» АҖ вәкилләре белән берлектә, 2020 елда «Казэнерго» АҖ инвестиция программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган объектларга барып кайттылар.
Казан шәһәре чикләрендә җылыту торбаүткәргечләрен һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен алмаштыру, котельный һәм үзәк җылылык пунктлары биналарын реконструкцияләү эшләренең барышы каралды. «Казэнерго» АҖ вәкилләре эшләрне башкарганда кулланыла торган технологияләр һәм материаллар турында сөйләде.