Cу белән тәэмин итү объектларына концессия килешүе төзү буенча киңәшмә

2020 елның 11 августы, сишәмбе

       2020 елның 11 августында видеоконференцэлемтә режимында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә Питрәч муниципаль районының Богородское авыл җирлеге территориясендә урнашкан су белән тәэмин итү объектларына концессия килешүе төзү мәсьәләсенә кагылышлы эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты белән «АКВАСНАБ» ҖЧҖ җайга салынулы оешмасы вәкилләре катнашты.

      Киңәшмә барышында концессия килешүе төзү хокукына конкурс документлары төзүнең төп проблемалары, шулай ук тарифларны җайга салуның озак сроклы параметрлары һәм җайга салу ысулын килештерү турында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International