Татарстан АССР Министрлар Советының бәяләр бүлеге оештырылып 9 ел узганнан соң, ТАССРда тариф кую һәм бәя билгеләү мәсьәләләрендә башкарыла торган эшнең мөһимлеген, шулай ук бәяләр һәм тарифларны куллануның дөреслеген һәм бәя билгеләү буенча законнар үтәлешен тикшереп торуны күз уңында тотып, 1979 елның 22 августында Татарстан АССР Югары Советы Президиумы
КАРАР ЧЫГАРДЫ:
3. Татарстан АССР Министрлар Советының бәяләр бүлеген Татарстан АССР Бәяләр буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртергә.
Татарстан АССР Бәяләр буенча дәүләт комитеты рәисе итеп Татарстан АССР Югары Советы Президиумының 1979 елның 29 августындагы указы нигезендә Татарстан АССР Министрлар Советының бәяләр бүлеге җитәкчесе Г.И.Петров билгеләнә.
Шул ук карар нигезендә башка ведомстволар да Дәүләт комитетлары итеп үзгәртелә.