Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

       2020 елның 5 августында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром рәислегендә Идарә утырышы булды. Идарә әгъзалары тарафыннан 5.08.2020 ел, №13 көн тәртибендә күрсәтелгән мәсьәләләр каралды. Көн тәртибе белән әлеге сылтама буенча тынышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/povestki.htm

      Күпчелек мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. «Татарстан Республикасы территориясендә бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә урнашкан күчемсез милек объектларына карата башкарыла торган кадастр эшләренең чик дәрәҗәле максималь бәясен билгеләү турында»гы мәсьәлә өстендә эшләү кичектерелде. Карарлар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

      Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең эш планы белән Сез әлеге сылтама буенча таныша аласыз: https://kt.tatarstan.ru/plan-raboti-pravleniya.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International