Инвестиция программаларын гамәлгә ашыру мониторингы кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Казан җылылык челтәрләрендә инвестиция программасы нигезендә башкарыла торган үзгәртеп кору объектларына барып кайтты.
Казан шәһәре чикләрендә магистраль җылылык үткәргечләрен үзгәртеп кору эшләре каралды. «Татэнерго» АҖ вәкилләре җылылык үткәргечләрен реконструкцияләгәндә кулланыла торган технологияләр һәм материаллар турында сөйләде. Барлык эшләр дә план режимында бара һәм билгеләнгән вакытта тәмамланачак.