Эшче штаб утырышы

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

      Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы узды.  
      Киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, ТР Муниципаль берәмлекләр советы, МКФХ ТР буенча идарәсе, «ТР МК каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе, ТР Дәүләт Советы, «Татэнергосбыт» АҖ, «ГРИНТА» ҖЧҖ, «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ вәкилләре, шулай ук Югары Ослан, Алексеевск, Бөгелмә муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.  
Штаб утырышында ТР Югары Ослан, Алексеевск, Бөгелмә районнары буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек, «Татэнергосбыт» АҖ тарафыннан каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүләр җыю турында хисап һәм төбәк операторларының 2020 елның 1 яртыеллыгындагы хисабы тыңланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International