Электр челтәрләренә тоташтыруның яңа кагыйдәләре: 2020 елның 1 июленнән гамәлгә кергән таләпләр, исәпләмәләр һәм процедуралар

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

28 августта, 10.00 сәгатьтә «Кодекс» консультация үзәге «Электр челтәрләренә тоташтыруның яңа кагыйдәләре: 2020 елның 1 июленнән гамәлгә кергән таләпләр, исәпләмәләр һәм процедуралар» темасына вебинарның онлайн-трансляциясен оештыра.

Вебинар программасында:

- 2020 елның 1 июленнән башлап тоташтыру кагыйдәләрендәге яңалыклар;

- 2020 елның 1 июленнән башлап исәпкә алуның интеллектуаль системалары;

- Техник тоташтырган өчен түләү хисапларындагы үзгәрешләр;

- Челтәр оешмаларының алмый калган керемнәре;

- Техник тоташтыру килешүләрендәге шартларны үзгәртү;

- 2020 елның 1 июленнән башлап ташламалы категорияләрне тоташтыру үзенчәлекләре;

- Мөрәҗәгать итүчеләр белән үзара хезмәттәшлек практикасы;

- Күпфатирлы йортларны, хосусый торак төзелешен, бакчачылык ширкштләрен тоташтыру үзенчәлекләре. 

Вебинарны алып баручылар:

- Д.В.Бердников – Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Электр энергетикасын җайга салу идарәсенең ваклап сату базарларын монополиягә каршы контрольдә тоту бүлеге башлыгы, Тариф бәхәсләрен һәм ризасызлыкларны тикшерү буенча МКФХ комиссиясе әгъзасы;

- Д.Ю. Дмитриев – Территориаль челтәр оешмалары ассоциациясенең технологик тоташтыру юнәлеше җитәкчесе, «Энергия» холдингы генераль директорының үсеш буенча урынбасары, Стратегик инициативалар агентлыгы эксперты.

Тулырак мәгълүмат һәм катнашучыларны теркәү (495) 640-41-40 телефоны яки e-mail: mail@kodeks.msk.ru буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International