Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышы

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

    2020 елның 3 августында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының чираттагы коллегия утырышы булды. Көн тәртибе белән әлеге сылтама буенча тынышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/2020-god.htm 
     Докладлар белән рәиснең беренче урынбасары Александр Леонидович Штром, рәис урынбасары Лариса Васильевна Хәбибуллина һәм юридик бүлек башлыгы Наталья Вадимовна Царева чыгыш ясады. 
       Коллегия мәсьәләләре буенча докладлар һәм карар проекты коллегия әгъзаларына вакытында җибәрелгән иде: (https://kt.tatarstan.ru/sostav-kollegii-gosudarstvennogo-komiteta.htm). Комиссия әгъзаларыннан язмача тәкъдимнәр алынганнан соң, расланган карар түбәндәге сылтама буенча урнаштырылачак: https://kt.tatarstan.ru/2020-god.htm. 
     Дәүләт комитеты кабул итә торган карарларның барысы да тәэминатчыларның да, кулланучыларның да мәнфәгатьләре балансын саклау принцибына нигезләнгән һәм республиканы икътисадый үстерүгә һәм халыкның тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International