Җайга салынулы оешмалар өчен вебинар

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Васильевна Хәбибуллина җайга салынулы оешмалар өчен тарифның үзкыйммәтенә бәйле чыгымнарны исәпкә алу системасы турында «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ тарафыннан оештырылган вебинарда катнашты. Вебинарда шулай ук «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ, җайга салынулы оешмалар һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре дә катнашты.

Оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән мәгълүмат ресурсларында теркәлү һәм эшләү процессында барлыкка килә торган проблемалы мәсьәләләр яңгыратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International