Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Бүген, 29 июльдә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын гамәлгә кертү мәсьәләләрен карау буенча эшче штаб утырышы булды.

Штаб эше барышында төбәк операторлары 2020 елның 1 яртыеллыгында үз эшчәнлекләре, шулай ук инвестиция программалары проектларын әзерләү барышы турында хәбәр итте.

Штаб әгъзалары 2020 елның 1 яртыеллыгында нәтиҗәләр турындагы мәсьәләнең канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә әзерләнмәвен билгеләп үтте, шуңа бәйле рәвештә әлеге мәсьәлә штабның киләсе утырышына күчерелде.

Алга таба Мамадыш, Апас һәм Кама Тамагы муниципаль районнары башкарма комитетлары каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эш турында чыгыш ясады.

Башкарма комитетлар төбәк операторлары тарафыннан уздырылган кулланучылар белән аңлату эшенең канәгатьләндерерлек булмавы, калдыкларны чыгару графикларының үтәлмәве һәм җәйге чорда калдык чыгару графикларын яңадан карау кирәклеге турында билгеләп үтте.

Штаб эшендә шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе вәкиле төбәк операторлары тарафыннан каты коммуналь калдыкларны транспорт белән чыгаручы оешмаларны конкурс нигезендә сайлап алуга карата белдерелгән таләпләр турында чыгыш ясады.

Соңгы этапта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү эшләрен оештырган өчен җирле үзидарә органнарының җаваплылыгы турындагы мәсьәләне күтәрде.

Лариса Хәбибуллина штаб эшенә йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International