Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы эшкуарлары белән онлайн-очрашуда катнашты.
Актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынган мондый очрашулар традициягә әйләнде. Алар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев җитәкчелегендә үткәрелә.
Александр Штром бизнесменнарның агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече формалы предприятиеләре өчен электр энергиясенә тарифлар турындагы сорауларына җавап бирде.