Җайга салынулы оешмалар өчен вебинар

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Васильевна Хәбибуллина тарифның үзкыйммәтенә бәйле чыгымнарны исәпкә алу системасы турында җайга салынулы оешмалар өчен «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ тарафыннан оештырылган вебинарда катнашты. Шулай ук вебинарда «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ, «Ак Барс» банк, җайга салынулы оешмалар һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре дә катнашты.

«Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ һәм «Ак Барс» банк вәкилләре сатып алу эшчәнлеген гамәлгә ашыру һәм чыгымнарны банк һәм агентлык аша җайга салу органына трансляцияләү өчен эшләнгән мәгълүмат ресурсларын тасвирлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International