Оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча экспертлар советы утырышы

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Штром рәислегендә 2021-2023 елларга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖнең инвестиция программасы проектын карау мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында Экспертлар советы утырышы узды.

Инвестиция программасын гамәлгә ашыруның максаты – заманча технологияләрне (ППМ изоляциясе булган корыч трубалар куллану) гамәлгә ашыру хисабына барлык кулланучылар өчен дә җылылык белән тәэмин итү системасының ышанычлы, нәтиҗәле һәм куркынычсыз эшләвен тәэмин итү. Гамәлгә кертелгән чаралардан нәтиҗә җылылык энергиясе югалтуларын киметүдә һәм җылылык белән тәэмин итү системасының ышанычлылыгын тәэмин итүдә чагыла.

   Экспертлар советы тарафыннан проектны карап тикшерү нәтиҗәсендә, күпчелек тавыш белән «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖнең 2021-2023 елларга инвестиция программасы проектын раслауга җибәрү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International