Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы узды.
Киңәшмәдә профильле министрлыклар һәм ведомстволар, оешмалар вәкилләре катнашты.
Эшче штабның 2020 елның 15 июлендәге беркетмәсен үтәү кысаларында «Гринта» ҖЧҖ һәм «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ вәкилләре графиклардан калышу, диспетчерлык хезмәтләре эше һәм каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгармау турында хисап тотты.
Штаб утырышында шулай ук Азнакай, Баулы һәм Буа районнары вәкилләренең дә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлеге турында таңланды, «Татэнергосбыт» АҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар беән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләү җыю турында сөйләде.
«ТР МК Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ тариф сәясәте бүлеге башлыгы Константин Куренков каты коммуналь калдыкларны туплау буенча бюджет ихтыяҗларын исәпләүдә кулланыла торган нормативлар һәм ТР Министрлар Кабинетының «ТРда каты коммуналь калдыкларны туплау нормативларын раслау турында» 2016 елның 12 декабрендәге 922 номерлы карары белән расланган каты коммуналь калдык нормативлары турында сөйләде. Бюджет чараларын нәтиҗәсез сарыф итүгә юл куймау турында тәкъдимнәр җиткерелде.
Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең дәүләт экология экспертизасы һәм нормага салу бүлеге башлыгы Елена Попова каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнар үтәлеше турында чыгыш ясады, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкиле төбәк операторлары адресына 2020 елда эшчәнлек башкаруга бәйле сорауларын җиткерде.