Кичә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова җитәкчелегендә Килештерү комиссиясе утырышы булды. Килештерү комиссиясенең барлык әгъзалары килештерү кәгазьләрен алдан ук җибәргән иде.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2020 елның 4 мартындагы № 8-2/соц-2020 карарына үзгәрешләр кертү хакында;
- Тоташтырыла торган җылылык йөкләнешенең егәрлек берәмлегенә хисаплаганда «ГК Транзит» ҖЧҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү хакында.
Тәкъдим ителгән мәсьәләләрне карау нәтиҗәләре буенча Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан аларны Дәүләт комитеты идарәсе карамагына кертү карары кабул ителде.