«2020 елда электр челтәрләре оешмаларына яңа таләпләр» темасына Бөтенроссия вебинары

2020 елның 21 июле, сишәмбе

2020 елның 1 июленнән башлап, электр челтәрләре өлкәсендәге күпсанлы үзгәрешләргә өстәп, электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системаларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү буенча яңа таләпләр үз көченә керде, шулай ук коммерциячел нигездә кулланучылар өчен электр энергиясен тапшыруга тарифларны исәпләү буенча яңа методик күрсәтмәләр, электр челтәре комплексында эталон чыгымнарны исәпләүнең яңа кагыйдәләре һәм территориаль челтәр оешмалары статусына туры килүнең яңа критерийлары әзерләнә.

Шуңа бәйле рәвештә, «Кодекс» консультация үзәге 2020 елның 13 августында «Электр челтәрләре оешмаларына карата яңа таләпләр: тарифлар, критерийлар һәм энергия исәбе» темасына Бөтенроссия вебинарының онлайн-трансляциясен оештыра.

Вебинар программасында:

- Челтәр оешмаларын җайга салуда яңалыклар

- ТСО буенча яңа критерийлар

- Электр челтәрләре объектлары хуҗаларына компенсацияләр

- 2021 елга электр энергиясен тапшыру тарифлары

- 2020 елның 1 июленнән электр энергиясен интеллектуаль исәпкә алу.

- Челтәр оешмаларының инвестиция программалары

- Челтәр оешмаларының югалтуларын экономияләү

- 2020 елда аралаш субсидияләү 

Вебинар лекторлары:

- Пальянов М.Н. – Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Электр энергиясен җайга салу идарәсе монополиягә каршы контроль бүлеге башлыгы, электр энергиясенә тарифларны формалаштыру һәм җайга салу өлкәсендә эксперт;

- Першин Д.А. – Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының әйдәп баручы эксперты, «Энергетика инфраструктурасының үтемлелеген арттыру» эшче төркем әгъзасы.

Тулырак мәгълүмат проект координаторы Тарвердиева Элина Рәсим кызында,  +7(499)110-88-76 өст. 107, +7(978)578-56-49(кәрәзле тел.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International