Татарстан Республикасы халкына сатыла торган табигый газга ваклап сату бәяләре турында

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

    Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең «Алга таба халыкка сату өчен «Газпром» ГАҖ һәм аның аффилир затлары тарафыннан табыла торган газга күмәртәләп сату бәяләрен раслау турында» 2020 елның 10 июлендәге 636/20 номерлы боерыгы нигезендә 2020 елның 1 августыннан газга күмәртәләп сату бәясен үзгәртү турында карар кабул ителде. 
      Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышында 2020 елның 1 августыннан Татарстан Республикасы халкына сатыла торган табигый газга ваклап сату бәясен 5,89 сум/куб.м (өстәмә хакка салым бәясе белән) күләмендә билгеләү турында карар кабул ителде. Үсеш 3%тан артмый.

Тэги: газ бәя
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International