ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы булды

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

      ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром рәислегендә читтән торып ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы булды.  Идарәнең барлык әгъзалары да алдан ук килештерү кәгазьләрен юллаган иде.  
      Көн тәртибендә Татарстан Республикасы халкына сатыла торган табигый газга ваклап сату бәяләрен билгеләү мәсьәләсе каралды. 
    Тикшерелгән мәсьәлә буенча карар кабул ителде. Карар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыгачак һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International