ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром рәислегендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең читтән торып утырышы булып узды. Килештерү комиссиясенең барлык әгъзалары да алдан ук килештерү кәгазьләрен җибәргән иде.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- кадастр эшләренең иң чик максималь бәясен билгеләү турында. Татарстан Республикасы территориясендә бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә урнашкан күчемсез милек объектларына карата башкарыла торган эшләр;
- Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең «Экопарк» идарәче компаниясе» ҖЧҖ өчен каты коммуналь калдыкларны эшкәртүгә 2020 елга тариф билгеләү хакында;
- Татарстан Республикасы халкына сатыла торган табигый газга ваклап сату бәяләрен билгеләү турында.