Бүген видеоконференцэлемтә режимында 2021 елга электр һәм җылылык энергиясен җитештерү һәм җибәрүнең җыелма фараз балансы параметрлары турында фикер алышу мәсьәләсе буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт белән килештерү киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең электр энергиясен җайга салу идарәсе башлыгы урынбасары Игорь Бедрин һәм Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең электр энергетикасын контрольдә тоту идарәсе башлыгы урынбасары Елена Цышевская үткәрде.
Татарстан Республикасы ягыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром, «Сетевая компания» ААҖ, «Татэнергосбыт» АҖ вәкилләре катнашты.
Александр Штром Татарстанда 2021 елга электр энергиясен һәм егәрлекне куллану фаразлары турында сөйләде.