ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев: 2021 елда гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен җыелма түләү күләме 4%ка артачак

2020 елның 7 июле, сишәмбе

    Россия Хөкүмәте фаразлары буенча, 2021 елда гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен җыелма түләү күләме 4%ка артачак. Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта белдерде. Брифинг ТКХ хезмәтләренә тарифлар мәсьәләләренә багышланган иде. 
     Газга күмәртәләп сату бәяләрен — 3%, электр энергиясенә — 5%, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итүгә 4% дәрәҗәсендә индексацияләү планлаштырыла. 
       «Хәзерге санитар-эпидемиологик хәл кысаларында моның ни дәрәҗәдә кабул ителәчәге яки ни дәрәҗәдә сакланып калачагы якындагы бер яки ике айда, бәлки, билгеле булыр», – дип билгеләп үтте Александр Груничев. 
       Татарстан торак-коммуналь хезмәтләр өчен иң түбән түләүләр булган төбәкләрнең берсе. Росстат мәгълүматларына караганда, уртача статистик гаиләнең ТКХ өчен түләүдә куллану чыгымнарының өлеше 7,1% тәшкил итә. 
      Татарстанда электр энергиясе һәм су белән тәэмин итүчеләр коронавирус пандемиясе шартларында табышның кимүе турында искәртә. Бу кайбер предприятиеләрнең эшне туктатуына бәйле, дип сөйләде брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов. 
    «Энергия чыганакларыннан файдалану күләмен киметү проблемасы бар. Беренче чиратта бу электр энергиясе һәм су белән бәйле. Чөнки күп кенә сәнәгать предприятиеләре ябылып торды. Бу мәсьәләне без аерым тикшерәбез», — диде ул. 
     Тәэмин итүчеләрнең югалтуларын ел ахырына кадәр төгәл билгеләргә мөмкин булачак, дип өстәде Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев. Төшеп калган керемнәрне исәпкә алу мөмкинлеге турында 2022 елда фикер алышачаклар. 
     Пандемия вакытында үсмәсен өчен коммуналь хезмәтләргә тарифларны закон нигезендә «туктатырга» ярамый. Бу хакта брифингта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев хәбәр итте. 
     «Моннан тыш, барлык тарифлар да икътисадый яктан нигезләнгән. Тарифларны үсүдән теләсә ничек туктатып торган очракта предприятиеләргә алынмый калган керемнәр өлешендә компенсацияләр ясарга кирәк булачак», — дип билгеләп үтте Александр Груничев. 
     Шулай ук бу чаралар ТКХ өлкәсе хезмәткәрләренә дә тискәре йогынты ясаячак. «Анда да бит шундый ук кешеләр, безнең ватандашлар эшли. Без алар янына килеп, хезмәт хакыгызны киметәбез дип, әйтергә тиешмени?» – дип өстәде Александр Груничев. 
     Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар арту июльдән рөхсәт ителгән чикнең 4%ы күләмендә булуы хакында хәбәр иткән иде. 
     Татарстанда каты коммуналь калдыклар туплауның яңа нормативлары билгеләнәчәк. Үлчәү эшләре агымдагы елның августында башланачак, документ 2021 ел ахырына әзер булачак, дип хәбәр итте брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов. «Техник йөкләмә әзерләү һәм аны килештерү процедурасы төгәлләнде. Чаралар үткәрүгә акча бүлеп бирелде. Хәзер конкурс документларын раслау стадиясендә торабыз. Якын арада чаралар үткәрүгә конкурс игълан ителәчәк», — диде ул. 
      Татарстанда каты коммуналь калдыклар туплауның яңа нормативлары билгеләнәчәк. Үлчәү эшләре агымдагы елның августында башланачак, документ 2021 ел ахырына әзер булачак, дип хәбәр итте брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.

    

«Татар-Информ» МА материаллары буенча

Фото чыганагы: Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International