ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында төбәк операторлары эшчәнлеге турында фикер алыштылар

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

     Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы узды.  
      Киңәшмәдә «ЕРЦ- «Татэнергосбыт» ҖЧҖ, ТР буенча ФАХИ, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «ТР МК каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ,  Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, Муниципаль берәмлекләр советы вәкилләре, Аксубай, Ютазы, Чүпрәле һәм Теләче муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары катнашты. 
        Муниципаль башкарма комитет вәкилләре 2020 ел башыннан бирле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге үзгәрешләр турында хисап тотты.  Муниципаль берәмлекләрнең төп проблемалары: кече торак пунктларга керү юллары булмау, контейнер мәйданчыкларының җитәрлек булмавы, юридик затлар белән килешү төзүгә бәйле мөнәсәбәтләр. 
       Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов райондагы проблемалар турында хәбәр итте. Төп мәсьәләләрнең берсе – авыл торак пунктларында контейнер мәйданчыклары юк, чөнки элек калдыклар чыгарылмаган. Районда 45 контейнер мәйданчыгы һәм 140 контейнер бар, Аксубай штп. өстәмә рәвештә 150 контейнер һәм 100 контейнер мәйданчыгы кирәк, район торак пунктлары буенча 597 контейнер һәм 416 контейнер мәйданчыгы таләп ителә. 
      Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Миңнегулов хәбәр иткәнчә, каты коммуналь калдык полигонында Дәүләт комитеты кисәтүләренең бер өлеше бетерелгән: йогышсызландыру ваннасы урнаштырылган, ә видеокүзәтү һәм үлчәү контролен сентябрь аенда урнаштыру планлаштырыла.   
       Росприроднадзорның Дәүләти экологик экспертиза һәм нормалаштыру бүлеге башлыгы Елена Попова лицензиясез полигоннар эшчәнлеген туктату һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләү алу мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. 
      ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина муниципаль районнарның башкарма комитетларына юридик затлар белән килешүләр төзү эшен көчәйтергә, торак пунктларны колачлау мәсьәләсе өстендә эшләргә кушты. Шулай ук транспорт чыгымнарын нигезләү өлешендә 2021 елгы тариф кампаниясенә әзерлекнең төп юнәлешләре турында да сөйләде. Чүп ташу маршрутларын контрольдә тоту транспорт чаралары маршрутларын күзәтү өчен модульләр урнаштыру юлы белән башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International