Каты коммуналь калдыклар буенча инвестиция программалары: җайга салу өлкәсендә дәүләт органнары җитәкчеләре проблемалар турында фикер алышты

2020 елның 7 июле, сишәмбе

      Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев видеоконференцэлемтә режимында бәяләрне (тарифларны) дәүләти җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары җитәкчеләре советы киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмәдә Россия төбәкләреннән 30дан артык вәкил катнашты. 
      Киңәшмәдә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә инвестиция программаларын раслау һәм бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә РФ субъектлары башкарма хакимият органнарының вазыйфаи затларын судка кадәрге тәртиптә тикшерү нәтиҗәләре буенча административ җаваплылыкка тарту буенча Россия МКФХнең гамәлдәге тәҗрибәсен раслау турында фикер алыштылар. 
     Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге инвестиция программалары турында фикер алышканда, Александр Груничев каты коммуналь калдыкларны ташыган вакытта транспорт чыгымнарының үзкыйммәтен ачыкларга тәкъдим итте.  Александр Груничев фикеренчә, төбәк операторларының әлеге чыгымнары, ким дигәндә, 30%ка арткан.  Каты коммуналь калдыкларны ташу башкарма хакимият органнары тарафыннан җайга салынмый. Коллегалар бу тәкъдимне хуплады. Мурманск өлкәсенең Тарифларны җайга салу комитеты рәисе Елена Стукова хәбәр иткәнчә, алар төбәгендә транспорт чыгымнары каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча тарифның 60%ына тиң. 
     Җитәкчеләр советы каты коммуналь калдыкларны транспортлау чыгымнары буенча мәгълүмат җыярга, аның үзкыйммәтен ачыкларга һәм тариф эталоннарын эшләргә дигән карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International