Читтән торып Дәүләт комитеты идарәсе утырышы узды

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

    Бүген читтән торып ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы узды. Идарә әгъзалары ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышының https://kt.tatarstan.ru/rus/povestki.htm сылтамасы буенча урнаштырылган 8.07.2020 №9 көн тәртибендә күрсәтелгән мәсьәләләрне карады. 
     Тикшерелгән мәсьәләләр буенча Дәүләт комитеты тәкъдим иткән дәрәҗәдә карарлар кабул ителде, барлык оешмалар тарафыннан килештерү кәгазьләре җибәрелде. Карарлар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыгачак һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International