Коммуналь хезмәтләргә түләгәндә өстәмә социаль ярдәм чаралары

2020 елның 3 июле, җомга

      Бүген видеоконференцэлемтә режимында 2021 елда гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең чик индексларын арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.

      Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хабибуллина, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты, «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе вәкилләре катнашты.
       Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар түләвен арттыруны көйләп җибәрү өчен өстәмә социаль ярдәм чараларын кертергә ниятлиләр. Хәзер республикада социаль ярдәм күрсәтүнең әлеге чараларын күрсәтү тәртибе турында фикер алышына.

       Беренче киңәшмәдә Баулы районы су каналының 2021 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге һәм тариф заявкалары буенча фикер алыштылар. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре баулылыларга инвестиция программасын әзерләү һәм гамәлгә ашыру өлешендә булыша. Тарифлар 2021 елда гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кертелә торган түләү күләменең чик индексларыннан артып китсә, кулланучыларга өстәмә социаль ярдәм чаралары күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International