Ягып җылытуның 2020/2021 чоры: республика штабы утырышы булды

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

     Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин  рәислегендә 2020/2021 елларда ягып җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы булды. Утырышта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова катнашты.

     Киңәшмәдә катнашучылар республика муниципаль районнарының торак-коммуналь хуҗалыгы һәм энергетика предприятиеләрен әзерләү, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен җылылык белән тәэмин итү системаларының җылыту чорына әзерлеге мәсьәләләре буенча фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International