Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасында 2020 елның 1 нче июленнән кертелә торган тарифлар турында дөрес булмаган мәгълүмат урнаштырылган.
Массакүләм мәгълүмат чаралары газның бер кубометры өчен бәяләр 30,37 сумга кадәр кыйммәтләнәчәк, дип ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтына сылтама куйган. Бу бик җитди фактик хата.
30,37 сум/кг – ул, 2020 елның 1 нче июленнән башлап, халыкка сату өчен сыекландырылган газга ваклап сату бәясе (газ китерү буенча транспорт чыгымнарын исәпкә алмыйча), ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының «2020 елга Татарстан Республикасы халкына көнкүреш ихтыяҗлары өчен сатыла торган сыекландырылган газга ваклап сату бәяләрен билгеләү турында» 2019 елның 18 декабрендәге 4-3/г номерлы карары белән билгеләнгән.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы халкына сатыла торган табигый газга ваклап сату бәясе кубик метры өчен 5,72 сум тәшкил итә. Газга ваклап сату бәяләре, тиешле чорга газга Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеш фаразына туры китереп билгеләнә торган күмәртәләп сату бәяләрен яңадан карау белән берлектә, кимендә бер еллык чорга раслана. Хәзерге вакытта газга күмәртәләп сату бәясе яңадан каралмаган.