МФХ ТР идарәсендә газ белән тәэмин итү өлкәсендә законнарны камилләштерү һәм газ бүлү челтәрләренә тоташтыру проблемалары турында фикер алыштылар

2020 елның 26 июне, җомга

        ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром газ белән тәэмин итү өлкәсендә гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү өчен системалы тәкъдимнәр турында фикер алышу буенча ведомствоара эшче төркем утырышында катнашты. Утырыш Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР идарәсендә җитәкче урынбасары Андрей Розенталь рәислегендә узды. 
        Утырышның төп темалары: газ белән тәэмин итү өлкәсендә законнарны камилләштерү, Татарстан Республикасында газ бүлү челтәрләренә тоташтыру проблемалары. Киңәшмәдә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе вәкилләре катнашты.

 

МФХ ТР идарәсе матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International