Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Яр Чаллы шәһәрендә булды. Сәфәр барышында Александр Груничев «Челныводоканал» ҖЧҖ эше белән танышты.
Җайга салынулы оешма хезмәткәрләре шәһәрнең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасын күрсәтте, су чистарту системасы турында сөйләде. Химик анализ лабораториясендә суның сыйфатын заманча атом-абсорбцион спектрофотометрда тикшерәләр, ул берничә минут эчендә суда металл булу-булмавын билгели.
1977 елдан башлап ташландык суларның сыйфатын химик анализ лаборанты Антонина Новикова күзәтеп бара. Новиковлар – хезмәт династиясе: Антонина Новикованың улы Андрей – электромонтер, кызы Юлия котельня операторы булып эшләгән.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев шулай ук каты коммуналь калдыкларны күмү полигоннарының да эше белән танышты.