Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина белән әңгәмә узды.
Лариса Хәбибуллина журналистларның сорауларына җавап бирде, шул исәптән тарифларны дифференциацияләү турында да.
Дәүләт комитетына һәм Дәүләт комитетының социаль медиа департаментына эчәргә яраклы суга тарифлар турында күп кенә сораулар килә, шул исәптән ни өчен муниципаль районнарда тарифларның төрле булуына кагылышлылары да. Барлык сорауларга да җаваплар (мәкаләләр һәм видеорепортаж) «Татар-информ» МА сайтында һәм «События недели» электрон газетасында урнаштырылачак.
Фото «Татар-информ» МА сайтыннан