Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев рәислегендә видеоконференция режимында тарифларны җайга салуның төбәк органнары белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә тарифларны җайга салу буенча төбәк органнарының 40 артык җитәкчесе катнашты.
Киңәшмәдә берничә мәсьәлә каралды:
- бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимият органы инициативасы буенча тарифларны яңадан карау;
- уздырылган тикшерү чаралары нәтиҗәсендә ачыкланган төгәл булмаган һәм икътисадый нигезләнмәгән чыгымнарның кирәкле тулай табышына кертүгә сәбәпче булган белешмәләр тапшырылуын тарифларны яңадан карау нигезләренә кертү турындагы тәкъдимне Россия Монополиягә каршы федераль хезмәткә юллау;
- тарифларны җайга салу буенча төбәк органнарының уртак эш планы.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев тарифларны яңадан карау өчен нигезләр исемлеген киңәйтү турында бергә тәкъдим әзерләргә тәкъдим итте. Александр Груничев Воронеж өлкәсеннән килгән коллеганың фикерен хуплады, тарифларны елына 1 тапкырдан да ешрак карау зарурилыгы форс-мажор хәлләренә бәйле булырга мөмкин. Әйтик, җайга салынулы предприятие ябыла, ди. Алмашка кем килер һәм яңа тәэминатчы нинди тарифлар буенча хезмәт күрсәтергә тиеш булачак? Варисның чыгымнары шактый күп яки, киресенчә, күпкә азрак булырга мөмкин.
Әгәр хезмәтләр белән тәэмин итүче зат тулай табышка икътисадый нигезләнмәгән чыгымнарны керткән булса һәм көйләүче органга дөрес булмаган белешмәләр тапшырса, тарифларны яңадан карауга ачыкланган җитешсезлек очрагы сәбәпче була ала.
«Әгәр закон бозу очрагы беренче яртыеллыкта ачыкланса, тарифларны яңадан карарга кирәк һәм 1 нче июльдән аларны арттыруга юл куелмаска тиеш. Әгәр әлеге факт икенче яртыеллыкта ачыкланса, хезмәтләр күрсәтүгә тарифларны киләсе елның 1 нче гыйнварыннан карарга кирәк», – дип тәкъдим итте Александр Груничев.
Александр Груничев шулай ук тарифларны җайга салу мәктәбе ачылышына анонс ясады һәм анда катнашырга – укытырга, әлеге уку йорты тыңлаучылары белән тәҗрибә уртаклашырга чакырды.