Барысы да су тарифлары турында: ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина белән «Татарстан 24» каналында әңгәмә

2020 елның 19 июне, җомга

       Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина «Татарстан 24» каналында «Главные новости Татарстана» тапшыруында катнашты. 

       Тапшыруны алып баручы Тимофей Вагнер һәм Лариса Хәбибуллина республика халкын су белән тәэмин итү тарифлары турында кызыксындырган иң актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Лариса Хәбибуллина да тамашачыларның сорауларына җавап бирде. Тапшыру барышында халык арасында: «Кулланылган су өчен сез ничек түлисез: исәпләгечкә карапмы яки норматив буенчамы?» дигән темага сораштыру уздырылды.  Тапшыру ахырында Тимофей Вагнер сораштыру нәтиҗәләрен җиткерде: җавап бирүчеләрнең 89%ы – суны исәпкә алу приборлары буенча, 11%ы норматив буенча түли икән. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина, халык өчен суны исәпкә алу приборлары буенча түләү дөрес һәм экономияле, дип билгеләп үтте. Ә хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр халыкка кайсы күләмдә хезмәт күрсәтелгәнлеген аңлый, диде.

     Тапшыруны кабатлап күрсәтү: 19:30. Тапшыру язмасы «Татарстан 24» сайтында һәм Дәүләт комитеты сайтының «Видеорепортажлар» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International