Тарифларны җайга салу мәктәбе: ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты К(И)ФУ белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

       Бүген «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУ белән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты арасында фән һәм мәгариф өлкәсендә югары уку йорты белән хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Килешүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев һәм К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров кул куйды. Очрашуда шулай ук икътисадый һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректор Марат Сафиуллин, «Монополиягә каршы федераль хезмәтнең укыту-методика үзәге» ФДАУ директоры Булат Сәлимҗанов катнашты. 
       Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: үзара кызыксыну уятучы фәнни тикшеренүләр уздыруда һәм эшләнмәләр ясауда ярдәм итү, югары квалификацияле кадрлар әзерләү, өстәмә һөнәри белем бирүнең уртак программаларын эшләү, шулай ук фән һәм мәгарифне үстерү максатларында фәнни, хокукый, мәгълүмати, интеллектуаль потенциалларның уртак көчләрен интеграцияләү. 
      Яклар әлеге юнәлешләр буенча эш тәҗрибәсе, мәгълүмат һәм документлар белән алмашачак һәм әлеге килешүне гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә торган уртак чараларда катнашу өчен әйдәүче белгечләрне җәлеп итәчәк. 
        Моннан тыш, килешү кысаларында Татарстан Республикасында КФУ һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең «Укыту-методика үзәге» федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында  ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты ярдәмендә тарифларны җайга салу мәктәбен ачу планлаштырыла. Әлеге мәктәпне булдыруның максаты – Россия икътисадында эшчәнлеге тарифларны (бәяләрне, өстәмәләрне) дәүләт җайга сала торган өлкәгә караган төп тармаклар һәм секторлар оешмалары җитәкчеләрен һәм әйдәүче белгечләрен һөнәри яктан яңадан әзерләү. Шулай ук Россия Федерациясенең тариф законнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү дә башкарылачак. 
       Электр энергетикасы, ТКХ һәм башка тармак белгечләре һәм идарәчеләре тарифлар хасил итү өлкәсендә өстәмә белем ала, бу өлкәдәге проблемаларны хәл итү юлларын хәл итә, тарифларның нигезләнгәнлегенә экспертиза үткәрү күнекмәләрен ала алачак. 
       Тарифларны җайга салу мәктәбендә тарифларны җайга салу өлкәсендә эшләргә теләүче урта белем бирү һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаган укучылар да белем алырга мөмкин. 
       Белем бирү процессы лекцияләрдән, семинарлар, гамәли дәресләр, эшлекле уеннардан, вәзгыятькә бәйле бурычларны хәл итүдән торачак. 
      Квалификация күтәрү курсын Татарстан Республикасы белгечләре генә түгел, Россиянең башка төбәкләре белгечләре дә уза алачак.

 

КФУ матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International